Капиталь төзекләндерү планына кертелгән биналарда эшләр төп сигез төрдә башкарыла. Моңа түбә ремонтлау, бина эчендәге, керү ишекләрен, тәрәзәләрне алыштыру, эчке инженерлык коммуникацияләрен, санитария җиһазларын ремонтлау, бинаның тышкы стенасын, отмосткаларны ясау керә. Дүрт мәктәпкә республика бюджеты 71243 мең сум акча бүлеп бирә. Интернат-мәктәпне төзекләндерү максатына аның 31850 мең сумы билгеләнгән. Кышкы каникул вакытында Кнәздә һәм Күзкәйдә барлык тәрәзәләр пластикка алмаштырылды. Түбән Суыксуда санитария җиһазлары яңартылды.
Теләнче Тамак интернат мәктәбендә дә яңа елның беренче көннәреннән үк эш башланды. Бүгенге көндә биредә яшәп белем һәм тәрбия алучы 71 бала әлегә каникулда, туганнары, якыннары янында. Яллардан соң алар урта мәктәп бинасының бер өлешендә яши башлаячаклар. Вакытлыча бүлеп бирелгән урында алар агымдагы уку елын тәмамларлар дип көтелә. Чөнки интернат-мәктәп бинасындагы ремонт эшләрен төгәлләү вакыты план буенча 15 августка билгеләнгән.
Бүген тернәкләндерү мәктәбе хезмәткәрләренең бер өлеше биредә бүлмәләрне балалар килүгә әзерләү белән мәшгуль: чистарталар, юалар, буйыйлар, мебельләрне урнаштыралар. Кыскасы, һәр җирдә эш кайный.
Капиталь ремонт программасына кергән башка мәктәпләрдә исә кышын башланган эш, язгы, җәйге каникулларда дәвам итәчәк. Шулай итеп, районның тагын дүрт мәктәбе киләсе уку елын яңартылган бинада каршылаячак.
Якты юл