12 гыйнвар-прокуратура хезмәткәрләре көне

2013 елның 11 гыйнвары, җомга
Прокуратура хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм!
Оешканнан алып өч йөз елга якын әлеге орган законнарның үтәлешен тикшереп тору вазыйфасын башкарып килә. Тукай районы прокуратурасы хезмәткәрләре үзләренә йөкләнгән бурычларны намуслы үтиләр, гражданнар һәм дәүләт мәнфәгатьләрен кайгыртып, дөреслек һәм законлылык сагында торалар.
Хокук саклау органнары системасында сезнең хезмәт - иң әһәмиятлеләрнең берсе. Кешеләрнең прокуратурага һәм законга ышанычы турыдан-туры сезнең һөнәри осталыгыгызга бәйле.
Бәйрәмегез белән котлап, барыгызга да эшегездә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим.

Тукай муниципаль районы башлыгы, Совет рәисе - В. Хазеев
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International