Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенә - 95 ел

2013 елның 11 гыйнвары, җомга
1918 елның 14 гыйнварында халык комиссарлары советы балигъ булмаганнар эше буенча илебездә комиссияләр төзү турында декрет кабул итә. Шуның нигезендә 17 яшькә кадәр кызлар һәм малайларның җәмгыятькә карата кылган хәвефле гамәлләре махсус комиссияләр каравына тапшырыла. Төрле елларда вазгыятьнең үзгәрүе сәбәпле, комиссияләр эшчәнлеге дә үзгәрә. Әмма төп эшчәнлеге электәгечә кала: балигъ булмаган балаларны һәм яшүсмерләрне тәрбиягә алу һәм эшкә урнаштыру, хокукларын саклау, сукбайлыкны, хокук бозуларны булдырмау мөһим бурыч итеп куела.Мондый комиссия 1976 елдан, ягъни Тукай районы оешканнан бирле эшләп килә. Аның беренче рәисе итеп район Советы башкарма комитеты сәркатибе Хәния Газизова билгеләнә. Ул әлеге җаваплы вазыйфаны 19 ел буе зур төгәллек белән башкара. Лаеклы ялдагы башка ветераннар Фәимә Гыйниятуллина, Разия Нәҗметдинова, Әбүзәр Латыйпов, Роза Тимофеева һәм хәзер дә сафтагы табиб-нарколог Илдус Мусинны ихтирам белән искә алалар. Илдус әфәнде бүген дә, яшьләр арасында җинаять кылуларны булдырмау өчен бөтен көчен куя.
Төрле оешмалар белән нәтиҗәле бәйләнешкә кереп балигъ булмаганнар һәм яшүсмерләр арасында максатчан эш алып барыла. Моның уңай нәтиҗәләре бар. Әгәр 2008 елда яшүсмерләр 32 җинаять кылган булса, 2004 елда – 14, 2010да – 12, 2011дә – 6, 2012 елда 3кә төште. Бу саннар артында – 12 кешелек комиссиянең, эчке эшләр бүлеге, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау, яшьләр һәм спорт, опека һәм тәрбия эшләре бүлекләренең актив эшчәнлеге. Дин, җәмәгать, яшьләр оешмалары, авыл җирлекләре бала һәм гаилә мәьәләләренә гаять игътибарлы, һәр кешегә якын килеп, өйрәнеп эшлиләр.Комиссия утырышлары ике атнага бер тапкыр үтә. Урыннарга чыгып тикшерүләр уздырыла. Мәсьәлә шунда ук озакка сузмыйча хәл ителә.

Шунысын әйтәсе килә, комиссиянең максаты – җәзалау түгел, бәлки балигъ булмаган балаларның законлы хокукларын яклау.

Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү - бик зур җәза.Үзләренең балигъ булмаган балаларын тәрбияләүдән читләшкән ата-аналарга карата үз хокукларыннан мәхрүм итү яисә хокукларын вакытлыча чикләү турындагы документлар комиссия аша уза һәм судка тапшырыла. 2008 елда – 5, 2010 – 7, 2011 – 5, 2012 елда 6 ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителде, балалары аерым гаиләләргә, балалар йортларына тәрбиягә бирелде.

Катлаулы хәлгә төшкән балаларга һәм аларның әти-әниләренә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтелә. Уку кирәк-яраклары, кием-салым, көндәлек әйберләр белән тәэмин итәләр. Балаларга санаторий һәм сәламәтләндерү лагерьларына түләүсез юлламалар бирелә. 2012 елда гына социаль яклау идарәсе һәм республика комиссиясе аша 124 бала ял итеп кайтты.

Социаль контракт нигезендә аз керемле гаиләләргә даими ярдәм күрсәтелә. Мәктәптә балаларын тукландыру чыгымын дәүләт үз өстенә ала. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә балигъ булмаган балаларга йөзләрчә мең сумлык уку әсбаплары тапшырылды. Яшүсмерләрне каникул вакытында эшкә урнаштыруга, физкультура-спорт секцияләрендә шөгыльләнүгә, экскурсия-походларга катнаштыруга зур әһәмият бирелә. Мондый чаралар балигъ булмаган балалар җинаятен булдырмаска ярдәм итә.

Балигъ булмаган балалар арасында җинаять эшләрен кисәтү һәм булдырмау максатыннан һәр авыл җирлекләре белән дә тыгыз бәйләнештә эш бара. Аеруча Кнәз, Кече Шилнә, Бәтке, Борды, Иштирәк, Биклән авыл җирлекләренең актив эшчәнлеген билгеләп үтәсе килә.

 

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International