Яңа ел башында Яр Чаллы шәһәрендә “Бергә булган вакытта” исемле балалар конкурс-фестивале узды

2013 елның 11 гыйнвары, җомга

Бу конкурс “Талантлар планетасы” исемле балалар иҗатын күтәрү һәм үстерү фонды белән оештырылды. Монда һәр коллективның үз эшләренең җимешләрен һәм иҗатлы тырышлыкларын Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән югары профессиональ җюри каршысында күрсәтергә мөмкинлекләре булды.

Безнең районның данын тиешенчә бу конкурста балалар сәнгать укучылары һәм укытучылары яклады.

“Инструменталь жанр” номинациясендә Виктор Бондарев җитәкчелегендәге “Свирелька” балалар фольклор ансамбле уңышлы чыгыш ясады. Коллектив дәрәҗәле бүләкләр – Кубок һәм 1 нче дәрәҗә Лауреаты Дипломы белән, шулай ук Санкт-Петербург шәһәрендә узачак “Талантлар канатларында” Бөтенроссия проектының финалында катнашу өчен махсус чакыру белән билгеләнде.

Ансамбль җитәкчесе “Иң яхшы укытучы” Дипломына лаек булды. Шул ук номинациядә Раиф Хабибуллин җитәкчелегендә алып барган “Мирас” укытучылар ансамбле чыгыш ясады. Коллективка 1 нче дәрәҗә Дипломанты исеме бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International