Белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелгән «Иң яхшы яңа ел чараларын оештыру» бәйгесенең нәтиҗәләре

2013 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Тукай районы башкарма комитетының   2012 елның 19 нчы декабрендə чыгарган 4539 нчы номерлы «Иң яхшы яңа ел чараларын оештыру» турындагы карарын үтəү нигезендə белем бирү учреждениелəре арасында бəйге  үткəрелде.

Нəтиҗəдə  мəктəпкəчə белем бирү учреждениелəре арасында:

        1 нче урын -Новый бистəсеннəн «Каенкай» балалар бакчасы;

        2 нче урын – Калмаш авылыннан «Лəйсəн» балалар бакчасы;

        3 нче урын - Телəнче Тамак авылыннан  «Ак чəчəк» балалар бакчасы.

Яңа ел чараларын үткəрүгə  Комсомолец бистəсеннəн «Петушок», Сосновый Бор бистəсеннəн «Солнышко», Телəнче Тамак авылыннан «Ак чәчәк», Мəлəкəс авылыннан «Тамчыкай», Яңа Бүлəк авылыннан «Сəйлəн», Түбəн Суыксы авылыннан «Ак каен», Кече Шилнә авылыннан «Колосок», Мерəс авылыннан «Салават Күпере»   балалар бакчалары коллективлары җитди караган.

Боздан сыннар ясау буенча мастер-класс үткəргəн Телəнче Тамак коррекцион интернат-мəктəп коллективының əзерлеген  аерым билгелəп үтəсе килə.

                  Гомуми белем бирү  учреждениелəре арасында:

       1 нче урынны - Биклəн урта мəктəбе;

       2 нче урынны - Аерым предметларны тирəнтен өйрəнуче Мəлəкəс урта мəктəбе;

                3 нче урынны - Кече Шилнә урта мəктəбе алды.

Шулай ук уңай яктан  Новотроицк, Борды, Кнəз, Түбəн Суыксы, Шилнебаш  урта мəктəплəрен билгелəп үтмичə ярамый.

Кышкы каникуллар вакытында балаларның ялларын оештыруның социаль кирəклеген билгелəп, белем бирү учреждениелəре, ата-аналар, балалар каршына куелган бурычлар тулысынча утәлде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International