2013 елның 8-11 гыйнварендə профориентация эшен оештыру максатыннан һəм үсеп килүче буынга һөнəри белем сайлау актуаль сорау буларак 5-11 сыйныф укучылары арасында «Һөнəрлəр дөньясында» бəйгесенең мəктəп этабы үткəрелде.
Бəйге кысаларында түбəндəге номинациялəр тəкъдим ителде:
1. Фотосүрəтлəр бəйгесе «Искиткеч һөнəр»;
2. Презентациялəр бəйгесе «Мин һəм минем булачак һөнəрем»;
3. Эссе бəйгесе «Минем булачак һөнəрем»;
4. Рəсем бəйгесе «Килəчəк һөнəре»;
5. Кул эшлəре бəйгесе «Һөнəрлəр дөньясында».
Мəктəп этабында катнашучылар янгын сүндерүче, пешекче, табиб, электрик,урман кисүче, умартачы, итекче, электромеханик, полиция, икътисадчы һөнəрлəрен якладылар.
Бу этапта җиңүчелəр билгелəнде һəм аларга район күлəмендə чыгыш ясарга тəкъдим ителде.