Иске Абдулда гармунчылар бәйгесе уза

2013 елның 18 гыйнвары, җомга
19 гыйнварда Иске Абдул мәдәният йортында "Уйнагыз, гармуннар!" район бәйгесе үткәрелә. Анда олылар да, кечкенәләр дә катнаша ала. Чарага Сарман районы гармунчылары, танылган музыкант Флера Хөрмәтованың килүе көтелә. Кечкенә гармунчыларыбызның чыгышлары бигрәк тә кызыклы булыр дип уйлыйбыз, диде безгә район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова әлеге чара уңаеннан. Район мәдәният бүлеге барлык гармунчыларны, курай уйнаучыларны әлеге чарада катнашырга чакыра. Бәйге 15.00 сәгатьтә башлана.

Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International