19 гыйнвар көнне Иске Абдул авылы мәдәният йортында “Уйнагыз, гармуннар!” исемле район бәйрәме булып узды. Әлеге чарада тамашачылар районыбызның иң оста 30дан артык гармунчысын күрә алды. Шунысы куанычлы, гармунчылар арасында бернинди дә ярыш үткәрелмәде. Бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаштылар, хезмәттәшләренең яңа репертуарларын тыңладылар, үз талантларын һәм осталыкларын күрсәттеләр алар. Район мәдәният бүлеге Иске Абдул, Иректаң авылы мәдәният хезмәткәрләренә, ААҖ “Сәйдәш” җитәкчесе М.Т.Сафинга, Иске Абдул авылы башлыгы Р.Х.Сафинага күрсәткән ярдәмнәре, активлыклары өчен зур рәхмәтен белдерә.
Шул ук көнне Иске Ерыклы авылы мәдәният йортында Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Фидан Гафаров һәм Ләйлә Дәүләтова зур концерт күрсәттеләр.
20 гыйнвар көнне Кече Шилнә авылында экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышлап “Кеше. Җир. Галәм” исемле музыкаль-шигъри композиция һәм балчыктан уенчыклар ясау мастер-классы уздырылды.