19 гыйнварда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеорежимда киңәшмә үткәрде

2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе
Районда аны видео элемтә аша муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык тармагы хезмәткәрләре тыңлады. Киңәшмәдә күпфатирлы йортларда капиталь ремонт, “Чиста су” программасының үтәлеше, ведомствоара электрон документ әйләнеше, авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре каралды.

Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт программасы өлешчә халыктан акча җыюны күздә тота. Әмма республика буенча узган ел өчен 231 миллион сум акча җыелып бетмәгән. Безнең район да йортларга капиталь ремонт ясау өчен халыктан түләүләрне 90 процент кына җыючылар исемлегенә эләккән. Һәр нәрсә туза, вакыт үтү белән яңарту, ремонтлау ихтыяҗы туа. Фатир хуҗаларыннан акча җыю – күпфатирлы йортларны ремонтлау буенча программаның эшләвендә төп шарт. Түләүләрне гыйнвар ахырына кадәр җыеп бетерү бурычы куелды.

ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновның чыгышыннан бер үк хезмәтләр өчен төрле районда төрле сандагы документлар (әйтик, Югары Ослан районында берне, ә Алексеевскида 4 документ) сораулары ачыкланды. Ведомствоара әйләнеш системасы буенча документлар җыю өчен уртак регламент төзелергә тиеш дигән карарга килделәр. Авыл кешесе бер документ артыннан кат-кат районга барып йөрерлек булмасын, дип басым ясады Рөстәм Нургали улы.

Президент авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә аерым тукталды. “Бер килограмм ашлама – ул 4 килограмм бөртек”, – диде ул. Техника, ашлама, ягулык булдыру – язгы кыр эшләрен уңышлы үткәрүнең төп шарты. Киңәшмәдә слайдка бирелгән мәгълүматларга караганда безнең районда авыл хуҗалыгы техникасының 65 проценты ремонтланган. Бу уңай күрсәткеч. “Гигант”, “Биклән”, “Чаллы яшелчәсе” агрофирмасы техниканы ремонтлауны төгәлләгәннәр. Техниканы карау, ремонтлау уңаеннан: “Кыйммәтле чит ил авыл хуҗалыгы машиналарын нәтиҗәле эшләтә алмыйбыз, хуҗасызлык очраклары күп”, – дип телгә алды Рөстәм Нургалиевич. Шуның аркасында кыйммәтле техниканың хезмәт итү вакыты кыскара. Әлеге җәһәттән “Агрокөч төркеме” җәмгыяте үрнәге уңай бәяләнде. Биредә чит ил техникасын ремонтлау өчен махсус оешма булдырылды, ул уңышлы гына эшләп килә.

 

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International