Яр Чаллы шахмат-шашка клубында ТРның атказанган физкультура хезмәткәре Т.Бәхтегәрәев призына шахмат һәм шашка ярышлары үтте

2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе
Яр Чаллы шахмат-шашка клубында ТРның атказанган физкультура хезмәткәре Т.Бәхтегәрәев призына укучы балалар, укытучылар, инвалидлар һәм ветераннар арасында шахмат һәм шашка ярышлары үтте. Бәйгегә районның 14 мәктәбеннән 90 кеше килде. Шашка буенча Мусабай Завод мәктәбе – беренче, Сәмәкәй мәктәбе – икенче, Кече Шилнә мәктәбе өченче урынга чыкты. Шахмат буенча беренче урында шулай ук Мусабай Завод мәктәбе, икенчедә – бикләнлеләр, өченче урында кечешилнәлеләр. Тәлгать Бәхтегәрәев иң яшь катнашучыларны – Бордыдан Наталья Утяшова һәм Валерий Черновны да бүләкләде.

Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International