Ике җирлектә дә халыкның ихлас активлыгы белән үтте җыеннар.
Очрашуларга йомгак ясап, район башлыгы Васил Хаҗиев матур итеп җыелып килгән халыкка, аеруча мал асрап, үз эшен ачып авылны яшәтүче уңганнарга рәхмәтен җиткерде. Соңгы елларда авылларда, республикада барган алгарыш-үсешкә сөенүен әйтте. Авылларның йөзе күзгә күренеп үзгәрә, районда ел саен 400гә якын яңа йорт төзелә. Су трассаларын яңарту, яңа урамнарга газ кертү, юллар төзү, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылды, район барлык илкүләм, республика программаларында да актив катнашты, диде. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча районның республикада 5нче урынга чыгуы, Татарстанда җитештерелгән продукциянең 8 проценты безнең хезмәтчәннәр өлешенә туры килүе белән ихлас горурлана алабыз, дип ассызыклады Васил Гариф улы. Районда, республикада, илдә барган шушы алгарышның алга таба да дәвам итәчәгенә тулы ышаныч бар, бүген райондагы 89 авылның һәркайсында башкарылган эшләр, халыкның тагын да яхшырак яшәүгә талпынышы моңа менә дигән дәлил, диде. Дүшәмбе көнне шундый ук очрашулар Бәтке һәм Круглое Поле җирлекләрендә узды.