Комсомолец посёлыгында һәм Иштирәк авылында район балалар сәнгать мәктәбенең булекчәләре эшли башлады.Аларның ачылу вакытына “Балачак хыялы күргәзмәсе» исемендәге укучылар эшен дә туры китерделәр. Филиаллар ачылуына хөрмәтле кунаклар чакырылды, аларны ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Район балалар сәнгать мәктәбе директоры Юлия Галишина тантаналы төстә тасмаларны кисте. Кунаклар рәсем күргәзмәсен һәм Индира Туктарова белән Ләйсән Шәймарданова җитәкчелегендә алып барган сәнгать бүлекчәләрендә укыган укучыларының декоратив-кулланма сәнгать эшләре белән таныштылар.
Тамашачылар шулай ук халык инструменталь ансамбль, хореография коллективлары, вокал һәм инструменталь номерларының якты чыгышын күрә алдылар.
Балалар сәнгать мәктәбе директоры исеменә, барлык педагогия һәм балалар коллективына авыл җирлекләре башлыклары: Комсомолец посёлыгыннан – Ольга Сурова, Иштирәктән – Рөстәм Закиров, Комсомол урта мәктәбе директоры Әлфия Әглямова матур теләкләр һәм котлау сүзләрен җиткерделәр. Районның мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова һәм “Мәдәният һәм ял итү үзәге” директоры рәхмәт сузләрен белдерделәр.
Сәнгать бүлекчәләре филиалларына мольбертлар һәм планшетлар тапшырылды.