Иске Абдул мәдәният йорты җылынды

2013 елның 25 гыйнвары, җомга

Район авылларындагы мәдәният йортларының, клубларның күбесенә бүгенге көндә төзекләндерү кирәк. Капиталь булмаса да, вак ремонт таләп ителгән урыннар җитәрлек. Җирлекләрнең үз көче белән, я булмаса башка чарасын табып алар кулдан килгәнчә эшләнә. Иске Абдул клубында да күп еллар чишелмичә яткан мәсьәлә хәл ителде – авыл халкы Яңа ел бәйрәмен быел җылы клубта үткәрде.

Дөрес, кемгәдер яңа мәдәният үзәкле булу бәхете дә эләкте. Авыл клублары төзү буенча республикада узган ел махсус программа эшли башлаган иде. Былтыр Иске Җирекледә яңа мәдәният йорты салынса, быел Круглое Поле халкы яңа мәдәният үзәкле булыр дип көтелә. Әлеге максатка акча республика бюджетыннан бүленә. Биредә төзелеш эшләре башланды инде.

Авыл клубларының һәм мәдәният йортларының күпчелеге узган гасырның 70-80нче елларында төзелгән. Иске Абдул мәдәният йорты да шундыйлардан. Бинаның эче дә, тирә-ягы да чиста, каралган. Авыл халкы үзе дә бик актив икән. Төрле кичәләр мәдәният йортында һәрдаим үткәрелеп тора. Бина эче салкынча булуга да карамастан, халык андый очрашуларга моңа кадәр дә күпләп җыела торган булган.

Элек мәдәният йорты бинасы тулысынча зур таш җылыткычлар белән җылытылган.

Бүген фойеда, 300 урынга исәпләнгән шактый зур тамаша залында һәм кече залда әлеге ташлар урынына заманча яңа алюминий җылыткычлар куелган. Кулны якын китерүгә үк алардан кайнарлык бөркелә.

Стеналар, тәрәзәләргә килгәндә исә, алар да яхшы хәлдә, җылылыкны читкә чыгармыйлар. Тәрәзәләрне дүрт ел элек пластикка алмаштырган булганнар.

Җылыту системасын яңартуда барлык эшләрне Вахит Насыйбуллин җитәкчелегендәге “Тукай җылылык һәм газ оешмасы” башкарган. Өч бүлмәгә уникешәр секцияле барлыгы унике җылыткыч куелган, котельныйга яңа мич урнаштырганнар. Хәзергә әле җылыту электр энергиясе ярдәмендә башкарыла. Планда – җылыту системасын газга көйләү.

Барлык эшләрне атна-ун көн эчендә башкарып чыкканнар. Якынча 350 мең сум акча тотылган.

Хәзер фойеда, грим ясау бүлмәсендә һәм котельныйда таш торбаларны алып яңа җылыткычлар куясы бар. Аларын да шушы көннәрдә алыштыра башларга уйлыйлар “Тукай җылылык һәм газ оешмасы” егетләре.

 

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International