Һөнәрләр парады үтә

2013 елның 1 феврале, җомга
Балаларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү максатыннан районда “Һөнәрләр парады” конкурсы бара. Чарада 5-11 сыйныф укучылары катнаша. Конкурска балалар фотографияләр, үзләре һәм киләчәк һөнәрләре турында презентацияләр, рәсемнәр, кулланма сәнгать әсәрләре тәкъдим итте. 31 гыйнвар – 1 февраль көннәрендә Мәләкәс һәм Новотроицкое мәктәпләрендә конкурсның ярымфиналы үтте. Анда 13 мәктәптән укучылар катнашты. Мондый бәйге балалар бакчаларында да үтәр дип планлаштырыла.

Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International