Балалар учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы торышы тикшерелә

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе
Район буенча күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре гыйнвар уртасыннан мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерәләр. Шул ук вакытта балалар учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләргә әзерлек, андый очраклар килеп чыкканда тиешле чара күрү, саклану мөмкинлекләре барлана. Бүгенге көнгә уннан артык мәктәп һәм балалар бакчасы тикшерелде, аларда артык зур җитешсезлекләр ачыкланмады. Күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча Мерәс авылының “Салават күпере” балалар бакчасын, аның мөдире Фәридә Әшрәфуллинаның хезмәтен башкаларга үрнәк итеп куялар. Тикшерү февраль аенда да дәвам итәчәк, бер учреждение дә игътибардан читтә калмаячак, дип хәбәр итә район буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Ф.Миңнеханов.

Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International