Хакимияткә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе
Район хакимиятенә мөрәҗәгатьләрнең 69 процентын җир белән бәйле сораулар тәшкил итә. Шуларның 8,4 проценты күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү уңаеннан. Участоклар сорап мөрәҗәгать иткән 345 гаиләнең 327се кишәрлекләрен сайлап алган. Мөрәҗәгатьләрнең калган 11,8 проценты торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеге һәм торак шартларын яхшырту белән бәйле, социаль яклау чаралары уңаеннан 15,3 процент сорау кергән. Узган 2012 елда хакимияткә барлыгы 7835 язмача, 453 электрон мөрәҗәгать килгән, шәхси кабул итүдә 337 кеше булган.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International