Халык күтәргән мәсьәләләр хәл итүне сорый

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе
– Авыл җыеннарында күтәрелгән мәсьәләләр аерым игътибарга алынырга тиеш. Аларны хәл итү юлларын табарга кирәк – диде атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев. Авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар бу атнада төгәлләнә. 6 февральдә Сәмәкәй, Иске Абдулда, 7 февральдә Күзкәй, Кече Шилнәдә шундый очрашулар уза. Җыеннарның соңгысы 8 февральдә Түбән Суыксуда үтәчәк. Район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Әсхадә Наврозованың чыгышыннан күренгәнчә, узган елгы җыеннарда күтәрелгән 157 сорауның 127се (81,4 проценты) уңай хәл ителгән.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International