Көрәшчеләр финал ярышларына әзерләнә

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе
1 һәм 2 февраль көннәрендә Сарман районының Җәлил поселогында 1998-1999 елгы үсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча зона ярышлары узды. Анда республика шәһәр һәм районнарыннан 23 команда көч сынашты.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Бикләннән Радик Дусманов (тренеры Марат Мөхәммәдиев) 65 килограммлылар арасында беренче урынны алды. Командалар арасында безнең район көрәшчеләре алтынчы урынга чыгып, 26-27 апрельдә Актанышта узачак финал ярышларына үтте. Әлеге мәртәбәле ярышларда республиканың иң көчле 12 командасы катнашачак. Районыбыз көрәшчеләренә дә уңышлар теләп калабыз, дип хәбәр итте районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International