Сыйныф җитәкчеләре ярыша

2013 елның 8 феврале, җомга
Бу көннәрдә район мәктәпләрендә сыйныф җитәкчеләре ярышты. Анда 6 мәктәптән 6 сыйныф җитәкчесе катнашты. Арада быел гына эшли башлаган яшьләр дә бар иде. Алар экология елына багышланган сыйныф сәгате күрсәттеләр, үз эшчәнлекләре турында презентация тәкъдим иттеләр. Кустлар буенча җиңүчеләр район күләмендә көч сынашачак, районда җиңгән педагог республикада үзен күрсәтәчәк, дип хәбәр итә мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Галия Гәрәева.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International