Район Советының XIX утырышы

2013 елның 8 феврале, җомга

6 февральдә Тукай муниципаль районы Советының XIX утырышы узды. Утырыш эшендә район прокуроры, башкарма комитеты башлыгы, аның урынбасарлары, район палаталары рәисләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты. Утырышка 46 депутатның 36сы килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы, Совет рәисе В. Хаҗиев алып барды.

Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:

1. ТР Тукай муниципаль районы буенча 5 елга участок сайлау комиссияләре составына, участок сайлау комиссияләре составына резервка кандидатураларны билгеләү буенча тәкъдимнәрне кертү турында.

2. ТКХ, төзелеш һәм социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия составына үзгәрешләр кертү турында.

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә буенча Новотроицкое авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Р. Волкова чыгыш ясады. Карар кабул ителде.

Икенче мәсьәлә – Бәтке авыл җирлеге башлыгы В. Борзихинның вәкаләтләрен вакытыннан алда тапшыруы һәм җирлекнең яңа башлыгы итеп М. Ионычевны сайлау сәбәпле, тәкъдим ителде:

1. ТКХ, төзелеш һәм социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия составыннан В. Борзихинны чыгарырга.

2. Даими комиссия составына М. Ионычевны кертергә. Карар кабул ителде.

Шуның белән муниципаль район Советының XIX утырышы үзенең эшен төгәлләде.

 

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International