Бөтен район чаңгыга басты

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
Ял көннәрендә Россия күләмендә узган чаңгы ярышларында миллионлаган кеше чаңгыга басты. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда район күләмендә чаңгы ярышларында барлыгы 2926 кеше катнашкан. Яңа поселогында үткән район чарасында 235 спортчы чаңгыга басты. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев житәкчелегендә бүлек мөдирләре, идарә башлыклары да биредәге чаңгы юлында үз көчләрен сынады. Хакимияттә эшләүчеләр спорт чарасында гаиләләре белән стартка чыкты. Чаңгы ярышыннан фоторепортаж белән газетаның сайтында һәм басманың җомга көнне чыгачак төсле битләрендә таныша аласыз.

Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International