Исемнәрен язып элеп, оятка калдырачаклар

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
6 февральдә суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең киңәйтелгән утырышында бурычларны түләмәүчеләргә карата чараларны кырысландыру турында сүз алып барылды.Алимент һәм штрафлардан качып йөрүчеләрнең исемлекләрен койма, алар яшәгән фатир ишекләренә, җәмәгать урыннарына, коймаларга куптарып булмый торган җилем белән ябыштырачаклар. Милекләре булмаганнарның сарайларын төзелеш материалына сүтәргә, идәндәге линолеум, савыт-сабасына кадәр алырга кирәк диелде әлеге утырышта. Суд приставлары бурычларны түләттерү өчен бу чараларны озакка сузмый гамәлгә кертергә ниятли. Районның өлкән суд приставы Кадрия Абдуллинаның әйтүенә караганда, бурычларның күпчелеге банклардан кредит алучы, алимент һәм штраф түләмәүчеләргә туры килә. Агымдагы елның узган чорына бурыч түләмәүчеләргә карата 3 җинаять, 15тән артык административ эш кузгатылган. Бурычларның булу-булмау турында мәгълүматларны 79-13-02, 79-13-04, 79-13-05, 79-13-10, 79-13-19 телефоннары аша яисә www.uslugi.tatar.ru сайтыннан белеп була. Суд приставлары гражданнарны сишәмбе 10нан алып 15 сәгатькә кадәр, пәнҗешәмбе 16 дан алып 20 сәгатькә кадәр кабул итә.

Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International