Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачыла

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев районда Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга 24 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрү турында карар кабул итте. Ул хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү, үсеп килүче буынга хәрби патриотик тәрбия бирү, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннарны социаль яклау максатын күздә тота. Искә алу чаралары кысаларында һәлак булган сугышчыларның каберләренә чәчәкләр салу, солдат әниләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар белән очрашулар үтәчәк. 15 февральдә "Татарстан" совхозы посёлыгында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл ачылачак. Ул химаячеләр һәм халыктан җыйган акчага төзелде.

Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International