Борды мәктәбенең укучылары Елена Утяшова һәм Евгений Левашов “Туган як” музее җитәкчесе, өстәмә белем бирү укытучысы Тамара Кузьмина һәм рус теле укытучысы Елена Левашова белән бергә “Туган нигезеңне истә тотып яшә” исемле республика күләм конкурста катнаштылар. Конкурста Татарстанның 17 районыннан эшләр тәкъдим ителде. “Мәктәп музее” номинациясендә 11 нче класс укучысы Елена Утяшова 2 нче урын алды. Укытучыларга һәм укучыларга Дипломнар, сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.