15 февраль - совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгарган көн

2013 елның 15 феврале, җомга
Әфган сугышы тәмамланганга 24 ел узса да, аның кайтавазы бүген дә йөрәкләрне әрнетә. Үз гомерләре хакына сугышчы-интернационалистлар әфган халкының тыныч тормышка хокукын яклый.
Сугыш һәрвакыт кан кою, кайнар күз яшьләре, якыннарыңны югалту ачысы, гомумән, кешелек доньясына карата җинаятьчелек кылу ул. Солдат һәм офицерларыбызның әлеге канкойгыч сугышта катнашу кирәклеге турында озак бәхәсләшергә мөмкин. Ләкин шунысы бәхәссез: тынычлык хакына хезмәт итү, Ватанны саклау һәрвакытта да ир-егетләрнең изге бурычы булды һәм булып кала. Меңләгән солдатлар, райондашларыбыз Әфганстан җирләрендә хәрби бурычларын үтәделәр. Безнең һәм әфган халкы өчен алар солдатлар-яклаучылар булып кала. Ләкин бу көн илебез өчен бәйрәм түгел, ә бәлки хәтер көнедер. Бүген без, бер минут тын калып, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган сугышчы-интернационалистларның истәлеген яд итәбез. Аларның якты хатирәсе - мәңгегә безнең күңелләрдә. Әлеге сугыш гарасатында исән калган геройлар, сезнең алда баш иеп рәхмәт әйтәбез. Һәммәгезгә саулык-сәгадәт, рух ныклыгы, сабырлык, гаиләләрегезгә бәхет, бөтенлек телибез. Килер көннәрегез якты, күңелегез аяз, киләчәгебез тыныч-имин булсын.
Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International