Ашыгыч хәбәр итү кирәкле

2013 елның 15 феврале, җомга

Үткән атнада район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча Координацияле Советы ведомостволары арасындагы утырышы булды.

Комиссия әгъзалары 2013-2015 еллар өчен муниципаль районда хезмәтне саклау шартларын яхшырту буенча максатлы программа белән таныштылар. Производствода һәлакәтләр һәм аларны бетерү буенча чаралар күрү турында “Гриз”, “Ремгруз”, “Челны-Овощи”, “Софтранс-2000” җаваплылыгы чикле җәмгыятьләре җитәкчеләренең хисаплары тыңланды.

Предприятиеләрдә һәм оешмаларда мондый хәлләр булган очракта, җитәкчеләр ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә (Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 48Б, 120 а/я, телефон ( (843) 525-20-23), башкарма комитетына, прокуратурага, районның иминиятләштерү фондына, профсоюз райкомына хәбәр итергә тиеш.


Якты юл


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International