Рөстәм Миңнеханов: “Бүген торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләсе – иң катлаулысы”

2013 елның 20 феврале, чәршәмбе

Узган шимбәдә, 18 февраль көнне, ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов үткәргән чираттагы киңәшмәдә 185нче Федераль законның үтәлеше, муниципаль берәмлекләрдәге мәгариф объектларын төзекләндерү, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, төзекләндерү, модернизацияләү, шулай ук “Чиста су” программасының үтәлеше мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, 2013 елда 162 гомуми белем бирү учреждениесен, 5 махсус коррекция мәктәбен төзекләндерү каралган.

Күпфатирлы йортларны 2013 елга капиталь төзекләндерү программасына 811 йорт кергән, тулаем сумма – 4 млрд 354 млн сум.

“Бүген торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләсе – илебездә иң катлаулысы. Хөкүмәткә карата иң күп дәгъвалар торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәтләрнең сыйфаты, аларның халык өчен ачык һәм аңлаешлы булуы белән бәйле”, – дип билгеләп үтте Р. Миңнеханов.

“Чиста су” программасы буенча 10 муниципаль берәмлектә, шул исәптән безнең районда да, проект-смета документациясен әзерләү эшләре инде төгәлләнгән.

Министрлык, торак инспекциясе һәм муниципаль берәмлекләр белән бергә каралган халыктан җыелган акчаларны Дәүләт инвестиция-төзелеш учреждениесенә күчерү мәсьәләсе буенча ситуация төрлечә.

Мәсәлән, безнең район акчалары суд эшчәнлеге кысаларында идарә итүче оешмадан эллеккеге елларның бурычы өчен энергия белән тәэмин итүче компанияләр исәбенә күчерелде.

 

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International