Хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куелды

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн быел районда үзенчәлекле итеп билгеләп үтелде. 15 февральдә “Татарстан” совхозы поселогында Әфганстан, Таҗикстан һәм Чечня җирләрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштергән һәйкәлне ачтылар. Көннең шактый салкын булуына да карамастан, мәдәният йорты каршындагы мәйданга ул көнне меңнән артык кеше җыелган иде. Үз җирлекләреннән генә түгел, күрше-тирә авыллардан, Чаллыдан килүчеләр дә күп булды. Күңелләрне кузгатырлык, йөрәкләргә үтеп керерлек, көчле ирләрне дә елатырлык, сабыйларга зур тәрбия дәресе бирерлек бик тә изге чара булды ул.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International