«Төзүче» стадионы янындагы мәйданда ,Тукай районыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән, авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәр халкында, бигрәк тә өлкән буын кешеләрендә, яхшы ихтыяҗга ия һәм зур социаль әһәмияткә ия. Биредә ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, шикәр комы, он һ. б. продукция сатып алырга мөмкин. Хәләл продукция дә тәкъдим ителде. Моннан тыш, бөтен продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелде.
Күп кенә кунаклар, азык-төлек тутырып, ярминкә уздырган өчен җылы рәхмәт сүзләре әйттеләр. Үз продукциябезне сату мөмкинлегенә фермерлар да шат иде.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатып алучыларны 3 октябрь көнне көтәбез