Районыбыздан барлыгы 14 авылдан конкурсантлар чыгыш ясады. Фестивальдә соло (Бәткедән Орлова Марина, Иске Абдулдан Чулпан Сафина, Комсомолдан Ләйсән Хәлимова, Шилнәбаштан Гөлнара Садыкова, Таулыктан Гимазетдинов Назим һ.б., һ.б), дуэт (Бәтке авылыннан Марина Орлова һәм оныгы Артем, Калмаштан Кашапов Динар һәм Мингалимов Искәндәр һ.б. дуэты), трио белән җырлаучылар (Шилнәбаштан Рамиль Абдрахманов, Артем Юдин һәм Артем Шамукаев триосы), вокал ( Круглое Поле поселогыннан “Полюшко”, Мәләкәстән “Дуслык” вокал ансамбле) һәм Мәләкәс авылыннан “Яшьлек” хореографик ансамбль чыгышын күрергә мөмкин иде. Быел “Гиндукуш” патриотик музееннан махсус приз да булдырылган иде. Аңа Яңа Поселогыннан “Аист на крыше” җыры өчен Каримова Рената лаек дип табылды. Төрле буын үзешчәннәренең күбесе хәрби киемнәрдән чыгыш ясадылар. Жюри әгъзалары талантларга үз бәяләрен бирделәр. Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге