2013 елның 21.02-22.02 кадәр Әлмәт шәһәренең “Теннис-сити” спорт сараенда “Ватаным Татарстан” газетасы оештырган, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татар-башкорт милли көрәше буенча ачык республика күләм ярышлары узды. Ярышта Татарстан Республикасының 56 командасыннан 470 спортчы катнашты.
Ярыш 2 көн дәвам итте. Иң яхшы батырлар исеме өчен Татарстаннан һәм башка регионнардан 470 спортчы көрәште.
Җиңүгә омтылу, зур тырышлык, адреналин, куаныч минутлары һәм күңел кайтуы – һәр бергә бер чыгып көрәшү минутлары, ничек көрәшчеләр ягыннан, шулай ук тамашачылар ягыннан да хисләр фейерверкы белән озатылды.
Җанны эләктерә торган мизгелләр берсе артыннан икенчесе алмашынып торды.
Спортчылар иң яхшыларның яхшысы булу хакына көрәштеләр.
Тукай районы җыелма командасының спортчылары:
1. Левашев Дмитрий (Борды авылы) –Татарстан Республикасының спорт мастеры.
2. Мусин Илнар (Борды авылы)
3. Мәхмүтов Азат
4. Сафин Тимур (Мрясево авылы)
5. Шакиров Роберт (Татарстан пос.)
6. Мәхмүтов Айрат (Күзкәй авылы)
7. Фәрваев Ринат (Мрясево авылы)
8. Гафаров Марс
9. Нигъмәтуллин Раиф (Түбән Суыксу)
Ветераннар:
1. Хәмәдиев Тәнзил - Татарстан Республикасының спорт мастеры.
2. Бикмөхәмәтов Мөхәрәм - Татарстан Республикасының спорт мастеры.
3. Галиев Марат - Татарстан Республикасының спорт мастеры.
4. Гафаров Марс - Татарстан Республикасының спорт мастеры.
Районның җыелма командасы гомуми зачётта 56 команда арасында 16 урын алды.
Матур көрәш белән Левашев Дмитрий – шәхси зачётта 4 урын алды, Мәхмүтов Азат, Мәхмүтов Айрат, Нигъмәтуллин Раиф, Бикмөхәмәтов Мөхәрәм, Сафин Тимур аерылып тордылар.
Барлык көрәшчеләргә ныклы сәламәтлек һәм яңа уңышлар телибез!
ТР Тукай районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге