Ярыш атмосферасы, спорт көрәшенә һәм киеренкелеккә карамастан, бик җылы иде. Киеренке уеннан соң урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 нче урын – Түбән Суыксу авыл җирлеге;
2 нче урын – Мәләкәс авыл җирлеге;
3 нче урын – Круглое Поле авыл җирлеге;
4 нче урын – Бәтке авыл җирлеге.
Җиңгән команда кубок белән бүләкләнде һәм Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Э.Р. Низамиева барлык командаларга Чемпионатта актив катнашкан өчен кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Иң яхшы спортчыларга – капкачы, сакчы һәм һөҗүм итүчегә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ТР Тукай районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге