Иске Җирекле кече авыллардан санала. Ләкин шәһәргә якын урнашканлыктан, соңгы елларда авыл шактый үсеп, яңарып китте. Ә инде яңа йортлар, яңа урамнар белән беррәттән халыкның яшәү шартларын яхшыртуга, ягъни социаль-көнкүреш инфраструктурасына караган проблемалар да килеп басты. Халыкны су, газ, җылылык белән тәэмин итү, юллар төзелеше,маршрут автобуслары йөрү графигы һ.б. мәсьәләләре борчый. Балалар бакчасы, мәктәп кирәклеген дә җиткерде Иске Җирекле халкы җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Л.Әхмәтовага, башкарма комитет җитәкчесе Р. Асылгәрәевка, җирлек башлыгы М.Мифодеевка.