Соңгы көннәрдә мәктәп укучылары белән бәйле фаҗигаләр балаларның сәламәтлеге һәм гомере өчен җаваплылыкны арттыру чараларын күрүне таләп итте. Узган атнада Яшел Үзән шәһәрендә муниципаль берәмлекләрдәге мәгариф бүлеге җитәкчеләре белән үткән киңәшмәдә дә ТР мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов: "Һәр балага шәхси якын килергә, ата-аналар комитеты әгъзаларын җәлеп итәргә кирәк",-дип белдергән иде.
Балигъ булмаганнарга карата җинаятьләрне кисәтү буенча күптән түгел мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләре өчен киңәшмә үтте. Балаларны җәмәгать урыннарында үзләрен тотарга өйрәтү, чит кешеләр белән аралашуны тыю, балаларны мөмкин булганча ата-аналар тарафыннан озатуны оештыру мәсьәләләре каралды. Бала мәктәпкә беренче дәрес башланганчы килеп җитмәгән икән, сыйныф җитәкчесе тиз арада ата-ана белән элемтәгә керергә тиеш.