Якшәмбе көнне кичке сәгать алты тулганда Түбән Суыксу авылының Яңа урамы, 10нчы йортында гадәттән тыш хәл булды – көнкүрештә кулланыла торган газ баллоны шартлап берничә фатирга зур матди зыян китерде, баллон шартлаган фатирның 42 яшьлек хуҗасы яну җәрәхәтләре алып, ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатылды.
Шартлау килеп чыккан фатир өч катлы, ике подъездлы йортның кырый стена ягында икенче катта урнашкан.
Фаҗига булганнан соң ук биредә район хакимияте, төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге, “Чаллыгаз” идарәсе вәкилләре, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре, “Энергогражданпроект” оешмасыннан проектлаучылар булып китте. “Бүген килгән зыянның күләме билгеләнә. Авария булган йортны куркынычсыз итеп торгызу юллары эзләнә”, – ди төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге башлыгы Илсөяр Абзалова.
– Бу очракта ир янгын куркынычсызлыгының гап-гади бер кагыйдәсен үтәмәгән – газ тутырылган баллонны җылы өйгә кертеп куйган. Газның җылыда киңәюен уйлап бетермәгән, – ди район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы урынбасары Флер Миңнеханов. Белгеч районда яшәүчеләргә бу җәһәттән үз киңәшләрен дә җиткерә. – Газ баллонын беркайчан да бина эчендә сакларга ярамый. Тулымы ул, төбендә аз гына газы калганмы – мондый гамәл катгый рәвештә тыела. Баллон янмый торган материалдан эшләнгән, вентиляцияле махсус шкафта сакланырга тиеш. Һәм ул шкафның бинадан ким дигәндә биш метр читтә, кояштан сакланган урында торуы мәҗбүри, – дип кисәтә ул.
Кисәтү күпфатирлы йортларның подвалларына да кагыла. Аларны бушату, чистарту бурычы куелуга да карамастан, күзәтчелек хезмәткәрләре рейдлар вакытында еш кына анда сакланучы 25әр, 50шәр литрлы газ баллоннарына юлыгалар. Хуҗалар савыт буш дип аклансалар да, аның эчендә газ калмаган дип беркем дә гарантия бирә алмый. Подвалда газ баллоны шартлауның ахырын күз алдына китерүе дә куркыныч. Бөтен йортың күккә очачак. Минем белән андый хәл килеп чыкмас, үтәр әле дип ышана торган түгел. Андый очраклар илдә, республикада булып тора, мәгълүмат чаралары бу турыда хәбәр итеп тора. “Сакланганны алла саклар” дигән әйтем бу урында бик тә урынлы. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, үзебезне, якыннарыбызны һәм тирә-яктагы башка кешеләрне мондый афәтләрдән сакларга чакыралар күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре.