Өлкәннәр арасында Тукай муниципаль районы Спартакиадасы булып узды.

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Түбән Суык-Су авылының «Алга» универсаль спорт залында Өлкәннәр арасында Тукай муниципаль районы Спартакиадасы булып узды. Ярышларга 80нән артык кешене берләштергән 17 команда килде.
Тантаналы ачылышта яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев, район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Галимҗан Зарипов чыгыш ясадылар.
Ярышлар спортның 6 төре буенча узды:
Шашка, өстәл теннисы, пуля белән ату, дартс, бочча, армспорт.

Уеннар арасында чәй эчү оештырылды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 урын-Мәләкәс авыл җирлеге,
2 урын-Иске Дөреш авыл җирлеге,
3 урын-Күзкәй авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International