Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

2020 елның 6 октябрендә Князевский авыл җирлегендә «Яшь йөрәкле Өлкәннәр »дигән  бәйрәм концерты үткәрелде. Бәйрәм Казиле авылының старостасы Равил Вәгыйзь улының өендә узды. Әнисә апа кунакларны бик җылы каршы алды. Өлкәннәр адресына хәер-фатиха белән авыл җирлеге башлыгы Фандус Мөхәммәт улы Камалов, Казиле авылы старостасы Равил Вагыйзь улы, тыл хезмәтчәне, староста Василий Семёнович Абрамов  чыгыш ясадылар. Бәйрәм бәйрәм табыны артында узды.

Авылның өлкән яшьтәге кешеләрен котларга авылы   мәдәният йорты хезмәткәрләре  килде,алар  иң яхшы җырларын өлкән яшьтәгеләргә бүләк иттеләр  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International