Круглое Поле бистәсендәге «Акчарлак» йөзү бассейнында өлкән яшьтәге гражданнар арасында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышларда 18 кешене берләштергән район авыл җирлекләреннән 10 команда катнашты.
Ярышларны үткәрү программасы :
- ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында индивидуаль ярышлар. Дистанция 25 метр (ирекле стиль).
- 2 х 25 м. га йөзү буенча катнаш эстафета (ирекле стиль). Ярышларда 2 команда катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча, шәхси ярышларда җиңүчеләр :
- ирләр арасында:
1 урын-Гыймалиев Таһир (Круглое Поле поселогы) ,
2 урын-Булатов Галинур (Мәләкәсавылы) ,
3 урын-Садыйков Илһам (Мусабай Завод авылы);
- хатын-кызлар арасында:
1 урын-Шәвәлиева Гөлнур (Иштирәк авылы),
2 урын-Самохина Ирина (Шилнәбаш авылы),
3 урын-Әминова Янира (Иске Дөреш авылы).
Катнаш эстафетада Иштирәк авыл җирлеге командасы җиңде, икенче һәм өченче урыннарны Мәләкәс һәм Иске Дөреш авыл җирлекләре алды.