2020 елның 9 октябрендә "Энергетик" мәдәният йортында Укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.
Бәйрәмгә педагогик хезмәт ветераннары, укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм районның авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.
Район башлыгы Камаев Ф.М. педагогларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең "Казан" бию ансамбле чыгышы бәйрәм чарасының кульминациясе булды.