10 октябрь көнне Кенәз мәдәният йортында «Исәнме алтын көз»дип исемләнгән Көзге бал үткәрелде. Көзге балда катнашучылар барлык уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, көзге табышмакларга, мәзәк викториналарга җавап бирделәр.
«Бананнарны кем тизрәк ашый», «Балыкчылар» уеннары ,шулай ук урындыклар, арбуз белән уеннар үткәрелде. Барысы бергә яшелчәләрнең авырлыгы турында сөйләштеләр, көзге такмаклар җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Барлык актив катнашучыларга призлар тапшырылды. Биюләр конкурслар белән чиратлашып барды, аларда һәркем аерым үз талантын һәм сәләтен күрсәтә алды.
Фотозона оештырылды, анда теләгән һәркем истәлеккә фотога төште.
Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева