Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Вайлдберриз», «Озон» һәм «Алиэкспресс Россия» белән берлектә маркетплейсларда эшләү буенча онлайн вебинарларны популярлаштыру буенча эш алып бара.
Онлайн вебинарлар программасы электрон мәйданчыкларның эш принциплары белән танышудан, әлеге платформаларның поставкалар һәм сатулар белән идарә итү өчен мөмкинлекләрен тәкъдир итүдән, шулай ук республика эшмәкәрләренә маркетинг коммуникацияләре һәм түләүсез инструментлар ярдәмендә үзләренең товар әйләнешен күтәрү турында мәгълүмат бирүдән гыйбарәт.
Онлайн-тренинглар үткәрү даталарын кушымта нигезендә юллыйбыз. Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә, белем бирү тренингларын анонслауда ярдәм итүегезне һәм эшкуарлык җәмгыяте вәкилләрен, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруда кызыксынучы затларны, киләчәктәге онлайн-тренингларда катнашуын сорыйбыз.
Контакт мәгълүматлары: Д.А. Григорьева, К.Р. Гайнуллина Тел.: 222-90-60, доб. 128
Онлайн-тренинглар расписаниесе:
|
вебинар исеме |
трансляция уткәру датасы һәм вакыты |
н регистрация узу өчен Ссылка |
|
|
1 |
«Welcome-тренинг: как построить бизнес на «Вайлдберриз» для предпринимателей |
13.10.2020 , 11:00 |
https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1448172/ |
|
2 |
Вебинары от маркетплейса «Озон» |
Информация о новых вебинарах обновляется по ссылке |
https://www.ozon.ru/info/ecomschool |
|
3 |
Обучающие тренинги от маркетплейса «Алиэкспресс Россия» |
Информация о новых вебинарах обновляется по ссылке |
https://www.youtube.com/channel/UCrz2NLtoYUEiWii5N0SC9Yw |