Хоккей уйнадылар

2013 елның 1 марты, җомга
Круглое Поледа яшүсмерләр арасында хоккей турниры үтте. Ярышта Биклән, Круглое Поле, Бәтке, Мәләкәс командалары составында 132 спортчы катнашты. Өч төрле яшь категориясендә барган көч сынашуда беренчелекне бикләнлеләр, икенче урынны мәләкәсләр, өченче урынны Круглое Поле командасы алды. Призлы урыннарны алучыларга һәм чемпионнарга Мактау кәгазьләре һәм медальләр бирелде.

Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International