Район ветераннар һәм инвалидлар оешмаларының берләштерелгән пленумнары булды. Анда ике оешманың да президиум әгъзалары, авыл җирлекләрендәге ветераннар, инвалидлар оешмалары рәисләре чакырылган иде

2013 елның 1 марты, җомга

Пленум эшендә район хакимияте башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, район Советы башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев катнашты.

 Ике оешманың да 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап доклады белән район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлфидә Гыйниятуллина чыгыш ясады. Аннары ике оешманың да ревизия комиссияләре рәисләренең информациясе тыңланды.

Хисап докладыннан күренгәнчә, башкарылган эшләр дә күп. Гомер буйларына ил куәтен арттырам дип риясыз хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан пенсионерларыбызны игътибар-хөрмәт белән чолгау, инвалидларны тернәкләндерү, актив тормышка тарту, олыгайган райондашларыбызның сәламәтлеген саклау буенча алда торган бурычлар да бихисап. Хисап докладында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бүгеннән үк хәзерләнү башлау һәм аны лаеклы үткәрү буенча җитди бурычлар куелган иде.

Җәмәгать эшендә актив катнашкан берничә ветеранга республика ветераннар советы һәм инвалидлар оешмаларының 25 еллыгы уңаеннан һәм ветераннар хәрәкәтендә тынгысыз хезмәтләре өчен Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Пленумда чыгыш ясаучылар өлкәннәребез тормышындагы иң мөһим мәсьәләләрне кузгаттылар, сораулар да күп булды.

Районыбызның баш табибы Галим Сабирҗанов, районның социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова пленумда катнашучыларның күптөрле сорауларына җавап бирделәр.

– Сез безне районыбызның күпсанлы ветераннары белән бәйләп торучылар. Нинди генә сорау-гозер булмасын, һәрчак сезнең белән теләп аралашабыз, проблемаларны хәл итәргә тырышабыз. Нинди генә сораулар булмасын, авыл халкы исеменнән безгә мөрәҗәгать итегез. Аралашып, аңлашып яшик. Иң мөһиме–сезнең гомер –киләчәк буыннарга үрнәк, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә актив катнашуыгыз, ешрак очрашуыгыз зарур, – диде үзенең чыгышында район хакимияте башлыгы урынбасары Люция Хаковна.

Пленум ветераннар һәм инвалидлар район оешмасы эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләде.

 

Якты юл

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International