Халыкара өлкәннәр көне - бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтү мөмкинлеге бирә. Безнең районда бу көнне бәйрәм итүгә багышланган чаралар планы төзелде, өлкән яшьтәге кешеләргә, аларның бай тормыш тәҗрибәсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү буенча актив эш алып барылды.
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр «Кайгырту» һәм «Ветеран янәшәдә яши» акцияләре, «Игелекле эшләр фәрештәсе» Тимурчылар десанты үткәрелде, аларда 300 дән артык укучы катнашты. Иң мөһиме, өлкәннәргә аралашу. кирәк.Балалар шефлыкка алынган әби-бабайлар белән бик теләп сөйләштеләр, бәйрәм белән котладылар, чәчәк бәйләмнәре һәм открыткалар тапшырдылар, хуҗалык эшләрендә булыштылар. Шулай ук " Теләнче-Тамак картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан әби - бабайларда булдылар.
"Минем яраткан бабам һәм әбием" дигән рәсемнәр һәм плакатлар конкурсында районның барлык мәктәпләре дә катнашты. Барлыгы ике номинация буенча 108 конкурс эше керде.
7-11 яшьләрдәге, кече яшь төркем Номинациясендә җиңүчеләр :
- 1 урын-Мәләкәс мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Газизова Ләйлә;
- 2 урын-Түбән Суыксу урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Абдунагимова Алинә;
- 3 урын-Мусабай-Завод урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Фаррахова Зарина.
11-15 яшьлек ,урта яшь төркем номинациясе җиңүчеләре :
- 1 урын-Мусабай-Завод урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Вилданова Җәмилә;
- 2 урын-Комсомол урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Кривошенко Анжелика;
- 3 урын-Күзкәй урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Сайрамов Тимерхан.
"Йөрәкләр юмарт булсын " дип аталган чара барлык мәктәп укучыларын колачлады, бу 3602 укучы тәшкил итте (дистанцион укытуда авыручыларны исәпкә алмаганда). Сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, шулай ук пенсионерлар һәм мәктәп хезмәткәрләре белән очрашулар кызыклы һәм эчтәлекле үтте.
Һәр бабайның һәм әбинең тормышы-үзе бер тарих. Шуңа күрә безнең районда укучылар арасында «Минем бабам һәм әбием тарихы»дигән тикшеренү проектлары конкурсы узды. Әлеге конкурсның максаты-үсеп килүче буынның өлкән яшьтәге кешеләргә карата игътибарын арттыру, шәҗәрәләрне, өлкән буынның тормыш биографиясен һәм хезмәт эшчәнлеген өйрәнү. Барлыгы 25 эш катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри иң яхшы эшләрне сайлап алды:
- 1 урын-Борды урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Казанцева Евгения, «Минем бабам " проекты ;
- 2 урын-Түбән Суыксу урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Сәхәбиева Язилә, «Укытучы бабам " проекты ;
- 3 урын-Яңа поселогы мәктәбенең 2Б сыйныф укучысы Галиев Ислам, «Минем гаиләм тарихы " проекты… ;
- 4 урын-Күзкәй урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Сәлахова Нәзилә, «Солдатка дан»проекты.
Һәр мәктәп бу бәйрәмгә үзенчәлекләрен кертте. Мәсәлән, Мохото Алена Геннадьевна җитәкчелегендәге «Росток» отрядының яшь педагоглары һәм волонтерлары ветеран педагогларны котладылар һәм үз куллары белән ясаган сабыннан открыткалар һәм эшләнмәләр тапшырдылар.
/upload/storage/org5297/files/Мәгариф.pptx