Тукай муниципаль районының Иске Дрюш авылында янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм күрсәттеләр.
12 октябрь көнне Усмановларга ярдәм итәргә Тукай муниципаль районының мәдәният һәм ял үзәге хезмәткәрләре "Казаныш" хәйрия фонды вәкилләре (Новокуйбышевск шәһәре, Самара өлкәсе) белән берлектә килделәр. Волонтерлар гаиләгә азык-төлек җыелмасы һәм уку өчен кирәкле канцелярия товарлары тапшырдылар.