Бәйге алып баручыларның сәламләү сүзеннән һәм конкурсант-укытучылар белән таныштырудан башланып китте. Бәйгедә 8 укытучы катнашырга теләк белдергән: Гөлшат Әгъзамова (Түбән Суыксу), Сәлимә Әлмөхәмәдова (Яңа поселогы), Фирүзә Фарваева (Иске Абдул), Гөлфия Усманова (Новотроицкое), Илсөяр Кутуева (Калмаш), Эльмира Шәехова (Шилнебаш), Алсу Камалиева (Кнәз), Эльвира Нуртдинова (Мус. Завод). Алар арасыннан иң-иңен сайлап алу жюри әгъзалары – «Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе – 2011» бәйгесенең җиңүчесе Любовь Нурхановага (Бәтке), «Ел хатын-кызы – 2010» республика бәйгесе җиңүчесе Алсу Мөбарәкшинага, Яр Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының югары квалификация һәм профессиональ осталыкны арттыру факультеты деканы Гөлнара Газизуллинага, шулай ук өстәмә белем бирү педагогы Розалия Вәлиевага тапшырылды. Жюри рәисе – район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Галия Гәрәева.
«Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе – 2013» итеп Түбән Суыксу мәктәбе укытучысы Гөлшат Әгъзамова табылды.
– 27 ел педагогик стажым булуга карамастан, мондый бәйгеләрдә беренче тапкыр катнашам. Әлбәттә, каушатты, куркытты. Ләкин хәзер боларның барысы да артта калды. Иң мөһиме – катнашу дип килгән идем,җиңүем гел көтелмәгән булды. Моңа чиксез шатмын!» – диде ул. Бәйгедә катнашкан барлык укытучыларга акчалата премияләр, чәчәкләр һәм дипломнар тапшырылды. Иң яхшы дип табылган сыйныф җитәкчеләренә бары тик зурдан-зур уңышлар, эшләрендә яңадан-яңа үрләрне яулауларын һәм бер җирдә тукталып тормыйча, замана белән һаман да алга баруларын теләп калабыз.