Покрау  фольклор бәйрәме үткәрделәр

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 14 октябрендә Князев мәдәният йорты хезмәткәрләре “Русский звон” фольклор коллективы белән Покрау  фольклор бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмне алып баручылар бәйрәм тарихы буенча белемнәрен уртаклаштылар, аның традицияләре һәм йолалары турында сөйләделәр. Әле безнең бабаларыбыз да, Покрау вакытында  йортны төзеп бетерсән өйдә һәрвакыт муллык, сәламәтлек һәм шатлык булыр, дип ышанганнар. Шуңа күрә бәйрәм өй туен үткәрү өчен иң яхшы көн саналган

Бүгенге бәйрәмдә Покров Пресвятой Богородицага багышланган халык сынамышлары, мәкальләр   яңгырады. Халык уеннары, гармунга кушылып  такмак әйтеш  булмады.    Курчаклар ясау буенча Роза Зарипова мастер-класс күрсәтте ,шулай ук ул үзе ясаган ун кул курчак хатын-кызны - хуҗабикә белән таныштырды(бу курчак хатын -кызның  бар нәрсәгә дә куллары җитә) дигәнне курсәтә .

Мәгълүм булганча, утырмаларда  кул эшләре башкарганнар, уеыннар уйнаганнар,   җырлар һәм такмаклар башкарганнар, табышмакларга җаваплар тапканнар .Бу юлы да чарага килгән кешенен берсе    дә читтә калмады:“Тылсымлы яулык” бәйгеләрендә актив катнашты ; “Алтын боҗра”; “Кабул итеп ал" уеннарын башкардылар,күңелле һәм дәртле итеп биеделәр, такмаклар җырладылар.Кичә    коймак, бәлеш, бал, прәннек һәм бубликлар белән чәй эчү тәмамланды,дип яза мәдәният йорты директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International