Бүгенге көндә райондагы балалар бакчалары, мәктәпләрнең күпчелегендә төзекләндерү, ремонт эшләре башкару таләп ителә.
Биналар башлыча узган гасырның 70нче елларында төзелгән. Кат-кат буялган, вакыт үтеп черегән, авыр агач рамлы тәрәзәләрдән салкын өреп тора. Кайберләрендә бүлмәләрне ачып җилләтергә дә куркырсың, кагылсаң җимерелеп төшәр кебек. Җылыту системалары, ишекләр алмаштыруны таләп итә. Кыскасы, төзәтәсе, яңартасы җирләр бик күп. Узган ел республикада мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү буенча махсус программа эшләп китте. Районда былтыр шушы программа буенча ике мәктәптә төзекләндерү эшләре башкарылды, быел тагын дүрт мәктәптә ремонт үткәрелә. Ә менә балалар бакчалары буенча андый программа әлегә юк. Әмма хәл итүне көткән проблема өлгереп җитте. Әлеге җәһәттән район активы бик күркәм башлангыч белән чыкты. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре, эшмәкәрләр мәгариф учреждениеләренә тәрәзәләрне алмаштырырга ярдәм итәчәк. Яңа поселогы “Каенкай” балалар бакчасында “Гигант” хуҗалыгы тарафыннан яңа тәрәзәләр куелды.
“Каенкай” балалар бакчасы 811 квадрат метр мәйданны били. Бина 1976 елда төзелгән. Биредә 100дән артык бала тәрбияләнә. “Каенкай” районда иң зур бакчалардан исәпләнә. Бүгенге көндә тагын 50 бала бакчага килергә чират көтә.
“Гигант” хуҗалыгы ярдәме белән алмаштырылган 6 тәрәзәне дә төркемнәрнең гигиена бүлмәләренә куйганнар. Бакчадагы 58 тәрәзәнең 16сы әнә шулай химаячеләр ярдәме белән яңартылган.
Риф Хәниф улы даими булышып тора. Былтыр дәресләр үткәрү өчен проектор, экран алып биргән иде. Әле авыл җирлеге башлыгы Асия Измайлова да тәрәзәләрне алмаштыруда ярдәм итәрбез дигән җылы сүз әйтте. Район башлыгы Васил Хаҗиев балалар бакчалары, мәктәпләрнең проблемаларына аерым игътибар бирә. Әле шушы көннәрдә генә шәхсән үзе килеп балалар бакчасында йөреп чыкты.
Мондый зур һәм социаль әһәмияткә ия хуҗалыкны эшләтү, яшәтү зур чыгымнар сорый. Тәрәзәләрне алмаштыру гына түгел, башка проблемалар да шактый әле биредә. Бакча бинасы инде күптән киңәйтүне сорый. Янкорма төзү турында сүз бара. Балаларга урыннар җитми. Бакчадагы “Халкыбызның күңел бизәкләре” музее да йокы бүлмәсендәге бер почмакка кереп поскан, тәрбиячеләрнең методик эш белән шөгыльләнү бүлмәсе дә бик кечкенә һәм уңайсыз. Җылыту системасының да әле эше бетмәгән. Бер нәрсә куандыра – поселокта балалар саны кимеми. Кайберәүләр балаларын шәһәр бакчаларына йөртсәләр дә, поселоктагы бакчага ихтыяҗ зур. Монда тотылган чыгым үзен аклый. Ни әйтсәк тә биредә илнең киләчәге, яшь буын тәрбияләнә.