Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсе коронавирус йогышы белән авыручы һәм коронавируска шикләнгән пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә стаж икеләтә күләмдә исәпләнә ,дип хәбәр итә.РФ Хөкүмәтенең 6.08.2020 ел, № 1191 карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорларын исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән. Алар өчен вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче бер көн тиешле эш төрләрендә стажның ике көне буларак исәпләнә.
Медицина хезмәткәрләренә ташламалы иминият стажы индивидуаль (шәхсиләштерелгән) исәпкә алу мәгълүматларына нигезләнеп расланачак. Ә персучёт документларына үзгәрешләр кертелгәнче - билгеләнгән тәртиптә бирелә торган эш бирүче документлары. Исегезгә төшерәбез, медицина хезмәткәрләре махсус стажның билгеле бер дәвамлылыгы булганда (мәсәлән, авыл җирлегендә 25 ел эшләү яисә шәһәрләрдә 30 ел эшләү) вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы. Медицина хезмәткәре өчен вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу срогы