Шикәр чөгендерен җыю буенча.
Шикәр чөгендерен җыю 3496 га (100%) тәмамланган, 161 673 тонна җыелган, уртача уңыш – 462 цн\га. Туфракны көзге эшкәртү (туңга сөрү). Фаразланган 57,7 мең гектарның 52,9 мең гектары (92%) техник потенциалның 68% ын кулланып эшкәртелгән, 27 агрегат җәлеп ителгән.
Терлек азыгы әзерләү буенча 19 октябрьгә район буенча тупас һәм сусыл азык әзерләү төгәлләнде. Барлыгы 18 мең тонна печән, 55,5 мең тонна сенаж, 60 тонна яфрак азык, 58,6 мең тонна силос әзерләнгән, бу 36 3735 цн тәшкил итә.(шартлы рәвештә бер баш терлеккә 27,5 цн)